- җиңсә
- 1. Кием җиңе тузмасын өчен махсус тегеп беләккә киелә торган өстәмә җиң 2. Комбайнда сугылган бөртекне бушатканда бер юнәлештә генә кою өчен җайлаштырылган җиң сыман улак-торба. Шланг-торба форм. машина детале 3. Ашказанының зур булмаган бүлеге 4. Теше хайванда яки хатын-кызда аналыктан килә торган канал; рус. Влагалище 5. Кайбер үсемлекләрдә яфракның сабакны әйләндереп төреп алган түбәнге өлеше (мәс. камышта, кукурузда)
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.